news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Севастопольдә хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре белән очрашты

Чарада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов та булды.

Равил Әхмәтшин Севастопольдә хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре белән очрашты
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Севастопольдә Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итүдә катнашты. Ул биредә хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр итүләренчә, чарада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов та булды. Делегация Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган парадта катнашты һәм флот командованиесе белән очрашты.

Равил Әхмәтшин Кара диңгез флоты командующие адмирал Игорь Осиповка һәм контр-адмирал Игорь Смолякка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Указны Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов имзалады.

Бүләк Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, илнең оборона сәләтен ныгытуга һәм гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен бирелде.

Сәфәр кысаларында шулай ук «Бора» һәм «Самум» кече ракета корабльләрендә, «Эпрон» коткару судносында, 41нче ракета катерлары бригадасында, диңгез пехотасы бригадасында һәм башка частьләрдә хезмәт итүче Татарстан Республикасы хәрби хезмәткәрләре белән очрашу булды.

Кара диңгез флоты ветераннарына һәм хәрби хезмәткәрләргә Равил Әхмәтшин «Диңгездәге батырлык өчен» һәм «Ватанга хезмәт иткән өчен» истәлекле медальләр тапшырды. Хезмәттә аерылып торган егетләр Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм бүләкләр алды.

Причал янында кунаклар А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән корабльләрне – «Грайворон» һәм «Кырым яшь армиячесе» корабльләрен карый алды, «Чаллы» ракета кораблендә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100