news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңел машина трассадан юл кырыена төшеп әйләнеп капланган, бер пассажир һәлак булган

Фаҗига кичә кич белән Питрәч районының Янсуар авылында булган.

Җиңел машина трассадан юл кырыена төшеп әйләнеп капланган, бер пассажир һәлак булган

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич белән Питрәч районының Янсуар авылында Datsun автомобиле борылышта кюветка төшеп киткән. Машина түбәсенә әйләнеп капланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итүләренчә, җиңел машинаның бер пассажиры һәлак булган, тагын бер пассажир һәм машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot