news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе агач кисү буенча аферада тоткарланган

40 яшьлек Ленар Авзаловтан хезмәт вәкаләтләрен арттыруда һәм мошенниклык кылуда шикләнәләр.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе агач кисү аферасында тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елда «Тукай Тепло-Газ» компаниясенең 53 яшьлек директоры, Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлеге Советы депутаты һәм Тукай муниципаль районы Советы депутаты буларак, Тукай районының 16 авыл территориясен төзекләндерү буенча дөрес булмаган документлар әзерләргә күрсәтмә биргән.

Документларга кул куйгач, ул аларны район башкарма комитеты җитәкчесенә тапшыра. Соңгысының күрсәтмәсе буенча, аларны авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре имзалаган. Алга таба, дөрес булмаган документлар нигезендә, «Тукай Тепло-Газ» директоры 1,5 млн сумнан артык акча алган.

Башкарма комитет җитәкчесе җинаять кылуга катнашы барлыгын танымаган, күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Элегрәк «Татар-информ» Тукай районы башкарма комитеты башлыгыннан авылларны төзекләндерү буенча афераларда шикләнәләр, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100