news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түләнмәгән ЮХИДИ штрафларының күләме ике тапкырга артачак

Ярты ел эчендә ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлыларга 14 меңнән артык административ материал төзегәннәр.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Түләнмәгән ЮХИДИ штрафының күләме ике тапкыр арта. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.

Ярты ел эчендә ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлыларга 14 меңнән артык административ материал төзегәннәр.

Нәтиҗәдә, 9 мең кешенең штрафлары ике тапкырга арткан, тагын 416 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган.

Шулай ук суд приставлары бурычларны түләтү өчен сатылырга мөмкин булган машиналарны кулга ала. Агымдагы елның 6 аенда бурычлыларның 234 транспорт чарасы кулга алынган.

Дәүләт автоинспекторлары штрафлар салынган көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш, дип искәртә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны егерме көн эчендә түләгәндә аның суммасы яртылаш кими. Бу очракта исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү кебек кабат һәм тупас бозулар искәрмә булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100