news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск янындагы трассада җиңел автомобиль тулысынча янып беткән

Машинага кичә көндез Лениногорск – Әлмәт автомобиль юлында — Воздвиженка торак пункты янында ут капкан.

Лениногорск янындагы трассада җиңел автомобиль тулысынча янып беткән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорск янындагы трассада җиңел автомобиль тулысынча янып беткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Лениногорск – Әлмәт автомобиль юлында — Воздвиженка торак пункты янында 7нче модельле «Жигули» автомобиле януы турындагы хәбәр кичә 14.25 сәгатьтә килгән. Урынга юл тоткан 11нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны бик тиз сүндерсә дә, машинаны коткарып кала алмаган.

Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Автомобильгә машинаның механизмнары төзек булмау нәтиҗәсендә ут капкан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100