news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда паркта узып баручы ике кешегә пычак белән һөҗүм иткән ир-ат тоткарланган

Пычак яралары булган ир-атларны хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Паркта узып баручы ике ир-атка пычак белән һөҗүм иткән Казан кешесе тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка мәгълүм булганча, бу хәл Казанда Тинчурин исемендәге паркта булган. 22 июльдә кичке унынчы яртыда 25 яшьлек ир-ат ике ир кешегә пычак белән һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләрнең берсенә - 51 яшь, ә икенчесенә 38 яшь булган.

Пычак белән җәрәхәтләнгән ир-атларны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Икенче көнне «Промышленный» бүлеге полицейскийлары һөҗүм итүчене тоткарлаган. Ул үз гаебен таныган. Суд аңа карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлады», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Конфликт сәбәпләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100