news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Ривьера» янында 17 яшьлек үсмер батып үлгән

Шаһитлар коткаручыларга хәбәр иткән.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак»). 27 июньдә кич белән Казанда «Ривьера» янында 17 яшьлек үсмер елгада батып үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белешмәсе буенча, фаҗига турында шаһитлар 112 номерына шалтыраткан.

Бераздан үсмернең мәетен судан коткаручылар чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot