news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән

Янгын Балык Бистәсе районы Корноухово авылында чыккан.

Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казань, 28 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртәнге сәгать алтыда Балык Бистәсе районы Корноухово авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан.

Санаулы минут эчендә бу урынга Корноухово постының янгын сүндерүчеләре килгән. Ул вакытка янгын телләр инде тәрәзәләрдән чыккан, ә йортның түбәсе җимерелгән. Ут күрше йортка күчкән.

Егерме минуттан соң урынга 128 нче янгын часте хезмәткәрләре килгән.

Янгыннан соң йорт эчендә 59 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Янгын мәйданы 32 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан дигән фараз бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot