news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәм Идел буенда язгы ташуга бәйле хәлләрне һавадан күзәтәләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә узган киңәшмәдә төбәктә язгы ташкыннар белән бәйле төп проблемалар турында фикер алыштылар.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәм Идел буенда язгы ташуга бәйле хәлләрне һавадан күзәтәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә координацион киңәшмә узды. Биредә төп тема - Идел буе федераль округының иң проблемалы участокларында, шул исәптән Самара өлкәсендә һәм Пермь краенда су басу белән бәйле вазгыять булды.

Кичә һавадан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы комиссиясе Самара өлкәсендә Жигулевск ГЭСы районында, Пермь краенда Кама сусаклагычында, шулай ук Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында язгы ташу хәлләренең торышын карады.

Шунысын әйтергә кирәк, комиссиянең төп бурычы — төбәктә ташкынга бәйле төп проблемаларны билгеләү, белгечләрнең килеп туган хәл турында фикерләрен ишетү һәм аны федераль хакимиятләргә җиткерү.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Иделдә су дәрәҗәсе арту сәбәпле, республиканың Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә урнашкан «Ял» һәм «Малахит» бакчачылык ширкәтләренең 60 кишәрлеге зыян күрүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100