news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Фольксваген» автомобиле дусты белән юл аша чыгып баручы ир-атны бәрдергән

Юл һәлакәте бүген көндез Елга вокзалы янында – Порт урамында булган.

Казанда «Фольксваген» автомобиле дусты белән юл аша чыгып баручы ир-атны бәрдергән
шаһитлар

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Фольксваген» автомобиле дусты белән юл аша чыгып баручы ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте бүген көндез Елга вокзалы янында – Порт урамында булган.

Башлангыч мәгълүматлардан күренгәнчә, ике ир-ат светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан вакытта, аларны «Фольксваген» автомобиле бәрдереп киткән. Җәяүлеләрнең берсе дустын читкә этеп җибәргән, ә үзе тәгәрмәч астына килеп кергән.

«Алган җәрәхәтләрдән 42 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән. Икене җәяүлене ашыгыч ярдәм табиблары карый. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100