news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада агач материаллары склады һәм автосервис янган

Янгын 201 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Арчада агач материаллары склады һәм автосервис янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Арчада агач материаллары склады һәм автосервис янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Бүген 15.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Мостовая урамында янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына биш берәмлек техника һәм 16 янгын сүндерүче килгән. Ачыкланганча, янгын урамда өелеп куелган агач материалларына һәм янындагы автосервиска капкан.

Янгынны тулысынча сүндерергә ике сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгын автосервис бинасына һәм түбәсенә, ремонт боксына, администратор бүлмәсенә, складка һәм агач материалларына зыян китергән. Барлыгы 201 кв. метр мәйданга зыян килгән.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100