news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була

Бу факт буенча тикшерү эше үткәрелә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була.

ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига кичә Петропавловская Бистәсе читендә булган. 42 яшьлек ир үзенең туганы белән бергә металл урлау өчен ташландык ягулык-майлау материаллары складына килгән. Мотоблок ярдәмендә ир-атлар подвалдан металл торбаларны чыгара башлый. Аларның берсе тросны бәйләү өчен аска төшә, шул вакытны подвалның стенасы ишелә.

Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр. Ул анда үлә.

Бу факт буенча тикшерү эше үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100