news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында җиңел машина йөртүче һәлак булган, пассажиры хастаханәдә үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Алексеевск районында Әшнәк авылы янында булган.

Татарстан юлында җиңел машина йөртүче һәлак булган, пассажиры хастаханәдә үлгән

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә Алексеевск районында Әшнәк авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариядә катнашучылар хәбәр итте.

Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Лада» шоферы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Hyundai» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл- транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. «Лада» шоферы урында ук, ә пассажиры алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат була. Шулай ук, шаһитлар сүзләренчә, «Hyundai» автомобиле салонында бер кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100