news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дәрвишләр» полиция бүлегенең элеккеге башлыгы тоткарланган

Руслан Әбсәләмов 3,5 миллион сум ришвәт алуда арадашчы булган дип шикләнәләр.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булганча, дүшәмбе, 26 апрельдә, «Дәрвишләр» полиция бүлегенең элеккеге башлыгы Руслан Әбсәләмов 3,5 миллион сумлык ришвәт алуда арадашчы булуда шикләнеп тоткарланган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, хәзер элеккеге башлык шәһәрдән китмәү турында подписка имзалаган.

Агентлыкка билгеле булганча, оператив эшчәнлекне Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте башкарган.

Руслан Әбсәләмов 2017 елда хокук саклау органнарындагы вазифасыннан азат ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot