ТР баш дәүләт автоинспекторы: “Ш” билгесе куелмаган, дип, беркемне дә штрафка тартмадык

Апрель башыннан юл-патруль хезмәте инспекторлары машинада шиплы резина икәнен белдерә торган билге булырга тиешлеге турында кисәтү генә ясый.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Светлана Белова). Татарстанда автомобильнең арткы тәрәзәсендә “Ш” билгесе куелмаганга беркемне дә штрафка тартмадык, диде бу хакта “Татар-информ”га эксклюзив интервьюда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр булу белән үк кисәтү режимында эшләү командасы бирелде. Әгәр дә кемгә дә булса шундый материал төзелгән икән, без аны кире кагуны караячакбыз”, дип ышандырды Ленар Габдрахманов.

Машина йөртүчеләрне “Ш” билгесе булмаган яки башка яңа кагыйдәләр үтәлмәгән өчен кайчан штрафка тарта башлаячаклар һәм башка яңалыклар турында Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы белән интервьюның тулы версиясен сылтама буенча укый аласыз.