news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче пенсионер мошенникларга ышанып, 300 мең сум акчасын биргән

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Кама районында яшәүче 82 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган. Соңыннан ул әбигә оныгының юл һәлакәтендә гаепле булуын әйткән. Әлеге конфликтны җайга салу өчен, шалтыраткан кеше әбидән 800 мең акча бирүен таләп иткән.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенникка ышана һәм үзендә бу сумманың бары тик яртысы гына булуын әйтә. Берникадәр вакыттан соң, аның өе янына яшь егет килә һәм пенсионер аңа 300 мең сум акча тапшыра.

Соңыннан хатын-кыз оныгына шалтырата, оныгы аңа үзе белән бар да яхшы булуын әйтә һәм әбисенә полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачалар.  

Видеокүзәтү камералары язмаларын карагач, полиция хезмәткәрләре акчаны алып киткән кешене ачыклый һәм аны кулга ала. Ул Түбән Камада яшәүче 17 яшьлек егет булып чыга, аннан күрсәтмә алалар.

Аның сүзләренчә, аңа бер мессенджерда эш тәкъдим иткәннәр: ул кешеләрдән акча барып алырга һәм аны төрле банк счетларына күчерергә тиеш була. Ул күчерелгән акчаның билгеле бер процентын үзенә алдырып барган, бу очракта бу сумма — 10 мең булган.

Хәзер бу егеттән яшәгән җиреннән китмәү турында имза алганнар. Полиция хезмәткәрләре егетнең арадашчыларын ачыклый, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100