news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ташландык йортта янгында хатын-кыз мәетен тапканнар

Бүген көндез Лениногорск районының Писмән бистәсендә янгын чыккан.

Татарстанда ташландык йортта янгында хатын-кыз мәетен тапканнар

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Лениногорск районының Писмән бистәсендә Карл Маркс урамындагы ташландык йорт янган.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 11.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килгән. Берничә минуттан килгән хезмәткәрләр янгынны тиз арада сүндергән. 

Янгын калдыкларын актарган вакытта хатын-кыз мәете табылган. Ул янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе билгеләнә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot