news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган

12 февральгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 296 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган
«Татар-информ» архивы

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән.

«1958 елда туган ир-ат һәм 1944 елда туган хатын-кыз коронавирустан вафат булды», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.    

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән, диелә ведомоство хәбәрендә.

12 февральгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 296 үлем очрагы теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100