news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә җир асты кичүе баскычлары буйлап су агып төшүен видеога төшергәннәр

Зур су агымы карның тиз эрүе аркасында барлыкка килгәндер, дип фаразлыйлар.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Бүген социаль челтәрләрдә җир асты кичүе баскычлары буенча су агып төшүе видеосы барлыкка килде.

Видео авторы сүзләренә караганда, әлеге җир асты кичүе Казан үзәгендә урнашкан. Мондый зур су агымы кар эрү сәбәпле барлыкка килергә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» КФУ профессоры Казанда карның эреп бетү вакытын әйткәнлеген хәбәр иткән иде. Белгеч фаразлары буенча, тотрыклы кар катламы шәһәрдә 12-14 апрельдә җебеп төшәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100