news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсендә коронавирус белән авыручы ир-ат вафат булган

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 1036га җитте (шуларның 703е — Мәскәүдә), 45 кеше терелде.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Оренбургның йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы Бузулук шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек кеше үлгән. Ул Европада сәяхәт вакытында коронавирус йоктырган. Бу хакта өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Татьяна Савиновага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кичә ир-атның хәле начарланган, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

«Кызганыч, Бузулукта чирләгән беренче авыру бүген иртән вафат булды. Тагын авыру йоктырган ике кешенең хәле уртача авырлыкта. Инфекция табылган малай исән-сау», — диде Савинова.

РИА Новостига Оренбург өлкәсе Хөкүмәтендә ир-атның хроник авырулардан җәфа чигүе турында хәбәр иткәннәр. Хәзер белгечләр аның үлеменең сәбәбен ачыклый.

Бузулук кешесе үз автомобилендә Европа илләре буйлап сәяхәт итә һәм Самара аша өенә кайта. Берничә көннән соң ул үзен начар хис итә башлый һәм докторларга мөрәҗәгать итә. Табиблар аңарда коронавирус тапкан, аның гаиләсенең алты әгъзасын хастаханәгә салганнар. Инфекцияне аның белән аралашкан малайда да табалар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 март көнне Кытайдан таралган COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуны пандемия дип игълан итте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, авыруны бөтен дөнья буенча 510 меңнән артык кеше йоктырган, 23,5 мең кеше үлгән.

Россиядә авыруларның гомуми саны 1036га җитте (шуларның 703е — Мәскәүдә), 45 кеше терелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100