news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында ике ГАИ машинасы бәрелешкән

Зыян күрүчеләр юк.

(Арча, 28 март, «Татар-информ», «Арча-информ», Гөлсинә Зәкиева). Арча районының Иске Чуриле авылында ике

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча,  Иске Чүриле авылы уртасында ике ГАИ машинасы — «Форд» һәм «БМВ» бәрелешкән.

 Машинаның берсе юл хәрәкәте кагыйдәсен тупас бозган һәм туктамаган машинаны куа киткән. Ярдәмгә юлда торган икенче ГАИ машинанын чакырткан. Кагыйдә бозучыны ике яктан кысмакчы булганнар, тик тегесе кинәт борылып качып өлгергән, ә ике ГАИ машинасы бер-берсенә килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә кешеләргә зыян килмәгән. ГАИ машиналарының икесе дә Казаннан булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100