Кемеровода янгында зыян күрүчеләр саны 76га җиткән

Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 14 кеше бар, тагын 62 зыян күрүчегә амбулатор рәвештә медицина ярдәме күрсәтелгән.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»).  Кемеровода янгында зыян күрүчеләр саны 76га җиткән. Бу хакта «RT на русском» хәбәр итә.

Агентлык хәбәр итүенчә, барлыгы 76 кеше зыян күргән, шуларның 27се - бала. 

Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 14 кеше бар, тагын 62 зыян күрүчегә амбулатор рәвештә медицина ярдәме күрсәтелгән.