news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләргә томан вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

1 мартта республика территорисендә томан һәм һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе көтелә.

Татарстанда яшәүчеләргә томан вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртә.

Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбе, 1 мартта республика территориясендә томан һәм һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Томан вакытында актив ял яратучыларга төзек навигация приборлары һәм элемтә чарасы аларга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә дистанцияне сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә урамда шулай ук сак булырга кирәк. Юл аша зебрадан яки светофорның яшел уты янганда гына чыгарга ярый. Мөмкинлек булганда җир өсте һәм җир асты юлларыннан йөрергә кирәк. Шулай ук өс киеменә утны кире кайтара торган элементлар беркетергә киңәш ителә.

Бәлага тарыган очракта ашыгыч хезмәтнең 101 һәм 112 номерларына шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100