news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан базарында сәүдә павильоны янган

Янгын 180 кв. метрга зыян китергән.

 Казан базарында сәүдә павильоны янган

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда, Мәүлетов урамындагы базарда сәүдә павильоны янган.

Бүген 7.30 сәгатьтә ашгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына Мәүлетов урамындагы базарда сәүдә павильоны яну турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына 7нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре килгән. Алар 8.10 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.

Янгын 180 кв. метр мәйданга зыян китергән. Имгәнүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, янгын урынына Казанның Идел буе районы прокуроры Наил Исмәгыйлев барган.

«Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүне тикшерү оештырылган», — дип аңлатты Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100