news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчесе үлгән

Машина тулысынча янып беткән.

Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчесе үлгән

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчеcе үлгән.

Кичә 23.30 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Азнакай районының Урманай авылында, Галиев урамында машина януы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автомобиль тулысынча янып беткән. Янгын сүндерүчеләр машина салонында 33 яшьлек йөртүченең мәетен тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100