news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Питрәч районында ут капкан фермадан 50 сыер һәм 70 бозауны коткарганнар

«Кызыл әтәч» 60 квадрат метр мәйданда ферманың түбәсен юк иткән.

Татарстанның Питрәч районында ут капкан фермадан 50 сыер һәм 70 бозауны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында ут капкан фермадан 50 сыер һәм 70 бозауны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 3.25 сәгатьтә кизү диспетчерлык хезмәтенә республиканың Питрәч районы Шәле авылы фермасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга өч минут эчендә килеп җиткән. Биредә аларны ферма хезмәткәрләре каршы алган, алар үз көчләре сыер һәм бозауларны урамга чыгарган.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны (ялкын телләре бинаның түбәсен ялмап алган була) бер сәгать эчендә сүндергән. Каравылчылар, эшчеләр һәм янгын сүндерүчеләр көче белән фермадагы 50 сыер һәм 70 бозауны коткарып калганнар.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot