news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда завод бинасындагы янгыннан ике эшчене коткарганнар

Түбән Камада чыккан янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда завод бинасындагы янгыннан ике эшчене коткарганнар

(Казан, 28 гыйнвар,«Татар-информ»). Татарстанда завод бинасындагы янгыннан ике эшчене коткарганнар, алар бинада ремонт ясый торган булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.45 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына Түбән Камада «Камэнергопромстрой» заводында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Бинаның беренче катында пенопластка ут капкан. Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр бинада көчле төтен күргән. Янгыннан ремонт ясаган ике эшчене коткарганнар.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot