news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлде

Республикада Covid-19 инфекциясеннән вафат булучыларның гомуми саны 205кә җитте.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлде
Михаил Захаров

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлде», – диделәр министрлыкта.

Covid-19 йоктырып 1946, 1951 һәм 1954 елгы өч ир-ат, шулай ук 1959 елгы хатын-кыз вафат булган.

Ведомствода пациентларны үлемгә китергән сәбәпләрне атамасалар да, экспертиза аларның вирус йоктыруын ачыклаган.

Шулай итеп, 7 гыйнварга Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлем очраклары күрсәткече 205кә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100