news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада өч баланы машина бәрдергән

Түбән Камада бер атна эчендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге өч бала зыян күргән

(Түбән Кама, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама юлларында бер атна эчендә өч бала зыян күргән. Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтләренең икесе ата-аналар гаебе белән килеп чыккан.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ике очракта өлешчә әти-әниләр гаепле: алар сабыйларын караучысыз калдыра һәм балалар юлга йөгереп чыга.
Өченче сабый бер йортның ишегалдында машина астына керә – машина йөртүче, артка таба хәрәкәт иткәндә, юл уртасында чанада утырган малайны абайламый кала. Күп санлы тән җәрәхәтләре алган сабыйларның барысы да шәһәр балалар хастаханәсенә китерелә.
Моннан тыш, Түбән Кама юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 21-27 гыйнвар көннәрендә шәһәр һәм район юлларында машина белән исерек хәлдә идарә итүче 19 шофер ачыкланган, узган җиде көндә 24 автомобиль штрафстоянкага куелган.





news_right_1
news_right_2
news_bot