news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бишенче каттан егылып төшкән 6 яшьлек малайның әти-әниләре әлеге фаиҗгадә гаепле түгел
Казанда бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә алты яшьлек малай балконнан егылып төшкән
Скопировать ссылку
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Узган җомгада Казанда килеп чыккан фаҗига бәхетсезлек очраклары рәтенә кертелә – бишенче каттагы фатирның балконыннан 6 яшьлек малай егылып төшә. Бу хакта бүген Казан эчке эшләр идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Шәһәр эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, бу көнне әти-әниләр малайны караучысыз калдырып кибеткә китә. Сабый балкон ишеген ачып, балконга чыга һәм тәрәзә төбенә үрмәләп менмәкче була. Пыяла белән тышланган балконның тәрәзәсе ачык калдырылган була. Малай ычкынып китә һәм кар көртенә егылып төшә. Күршеләре әлеге фаҗига турында “ашыгыч ярдәм” хезмәтенә шалтырата. Табиблар зыян күрүченең умыртка сөяге сынуын раслый. Малай Татарстанның тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтына китерелә.
Казан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте белгечләре хәбәр итүенчә, әлеге фаҗигадә малайның әти-әниләре гаепле дип табыла калса, алар РФ Җинаять кодексының 156нчы маддәсе буенча (“Балигь булмаган баланы тәрбияләүдә бурычларны үтәмәү”) җинаять җаваплылыгына яки РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган булыр иде.
Фаҗига Казанның Мәскәү районында Восстание урамында урнашкан йортта килеп чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot