news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә имгәнгән

Кичә иртән республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә имгәнгән
соцсети

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә иртән Тукай районының Әҗмәкәй авылы янында килеп чыккан. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән.

«Ике автомобильне дә юлның төрле якларына алып аткан. «Лада» автомобилендә машина йөртүче кысылып калган», - дип сөйләде юл һәлакәтен күргән кешеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100