news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар мәйданчыгында беседка янган

Янгын кичә кичке җиделәр тирәсендә Дәрвишләр бистәсенең Тополь урамындагы паркта чыккан.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар мәйданчыгында беседка янган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ут белән көрәшүчеләрнең Казанның Дәрвишләр бистәсендә янгын чыккан балалар мәйданчыгына бик озак баруы турындагы мәгълүматны кире какты.

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеода Дәрвишләр бистәсендәге балалар мәйданчыгында беседка януы сурәтләнгән. Әлеге видеороликның авторы янгын сүндерүчеләргә берничек тә шалтырата алмавын һәм янгын бүлегенең әлеге мәйданчыктан нибары 100 метр ераклыкта урнашуын әйткән.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Тополь урамында беседкада янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 18.58 сәгатьтә килгән. Ике минут үтүгә үк коткаручылар урынга барып җитеп, янгынны алты минут эчендә сүндергән.

Матбугат хезмәтендә шулай ук янгын хезмәтенең парктан 700 метр ераклыкта (видеоролик авторы раслаганча, 100 метрда түгел) урнашуын да искәрттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100