news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Авиатөзелеш районында төзелеп килә торган сәүдә павильонында янгын чыккан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Белинский урамында, элегрәк кош базары урнашкан җирдә, лареклар яна.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районында төзелеп килә торган сәүдә павильонында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, Белинский урамында, элегрәк кош базары урнашкан җирдә, лареклар яна.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot