news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда самолет һәлакәтендә 15 кеше үлгән

Очкычта 93 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанның Алма-Ата шәһәре күгендә Bek Air авиакомпаниясе очкычы һәлакәткә очраган. Очкычта 93 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган. Әлегә 15 кешенең һәлак булуы, 66 кешенең зыян күрүе билгеле. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Казахстан Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Bek Air авиакомпаниясенең Fokker-100 самолеты Алма-Ата аэропортыннан һавага күтәрелгән вакытта биеклеген югалткан һәм төзелеп килә торган ике катлы йортка бәрелеп, торак кварталга егылып төшкән. Һәлакәт булган урында эзләү-коткару эшләре төгәлләнгән инде.

Очкычта барлыгы биш экипаж әгъзасы булган. Калган дүрт кешенең язмышы әлегә билгесез. Үлүчеләр арасында һава судносы капитаны Марат Муратабаев та бар. Аны инде таныганнар.

Informburo.kz басмасы хәбәр иткәнчә, авиакатастрофада чыгарылыш мөхәррире Дана Круглова да һәлак булган.

Шулай ук «Генераллар советы» оешмасы президиумы рәисе, юстиция генерал-майоры, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре Рөстәм Кайдаровның гомере өзелгән. Бу хакта Tengrinews.kz басмасына советта катнашучы Мәхмүт Телегусов хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100