420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булганнарның беренчесе -1975 елда туган ир-ат. Аны пневмония белән хастаханәгә салган булганнар. Пациентның хәле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында начарланган.
Үлүчеләрнең икенчесе 1955 елда туган ир-ат. Аны «коронавирус» диагнозы белән хастаханәгә озаткан булганнар. Вирустан тыш, ир-атның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары булган.
Ике очракта да үлем сәбәпләрен патолого-анатомик экспертиза вакытында ачыклауга ирешкәннәр.
«Вирус идентификацияләнгән», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 кеше үлгән.