news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында чит ил машинасы янган, шоферына зыян килмәгән

Янгын автомобиль системалары һәм механизмнары төзек булмау аркасында килеп чыккан.

Татарстан юлында чит ил машинасы янган, шоферына зыян килмәгән

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында чит ил машинасы янган, шофер исән калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына трассада машина януы турында хәбәр алынган. Янгын хәрәкәт иткән вакытта мотор бүлегендә килеп чыккан.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп, янгынны сүндергән. Фаҗига автомобиль системалары һәм механизмнары төзек булмау аркасында килеп чыккан.

Машина йөртүче зыян күрмәгән, янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ул машина янында булган. Автомобиль салоны тулысынча янып беткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100