news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бала табучы хатын хастаханәдә үлгәннән соң тикшерү башланган

Тикшерүчеләр хатын-кызның үлеме һәм табиблар гамәле арасында сәбәп-нәтиҗә бәйлелеген ачыклый.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Республика клиник хастаханәсендә 33 яшьлек хатын-кыз үлү сәбәпләрен тикшерә.Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Фаҗига 22 ноябрьдә Казанда булды. Тикшерүчеләр әлеге хәл шартларын өйрәнә һәм кирәкле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсен хәл итә», — дип сөйләде Шептицкий.

Иикшерү кысаларында хатын-кызның үлеме һәм табибларның гамәлләре арасында бәйлелекне ачыклаячаклар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100