news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат үзәк хастаханәсе баш табибы санитар нормаларны бозган өчен штраф түләячәк

Клиникада кимерүчеләр белән көрәш чаралары балалар һәм өлкәннәр файдалана алырлык урыннарда яткан, ә кайбер кабинетларда кайнар су белән тәэмин итү булмаган.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Нурлат үзәк хастаханәсендә санитар нормаларны бозган өчен баш табиб 1,5 мең сум штраф түләячәк. Бу хакта Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, хастаханә кимерүчеләрдән тиешенчә эшкәртелмәгән, ә күсе һәм тычканнар белән көрәш чаралары пациентлар файдалана алырлык урыннарда яткан. Моннан тыш, клиниканың кайбер кабинетларында кайнар су белән тәэмин итү булмаган, ә процедура бинасында кайнар су белән тәэмин итүнең резерв чыганагы электр челтәренә тоташтырылмаган.

Нәтиҗәдә прокуратура баш табибка карата административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм хастаханә башлыгын 1,5 мең сум штрафка тартты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100