Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта автобус җәяүлене бәрдергән
Якынча мәгълүматларга караганда, җәяүле тиешсез урында юл аша чыккан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Нурлатта юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1959 елгы ир-ат вафат булган. Һәлакәт 17.40 сәгатьтә Гыйматдинов урамында булган.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ нең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, “ПАЗ” автобусы белән идарә итүче 1964 елгы ир-ат иминлек тизлеген сайламаган һәм җәяүлене бәрдергән. Якынча мәгълүматларга караганда, җәяүле тиешсез урында юал аша чыккан. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Шулай ук кичә тагын бер җәяүленең гомере өзелгән. Бу һәлакәт Казанда булган. Бу очракта да җәяүле тиешсез урында юл аша чыккан.
ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, ноябрь башыннан алып 381 юл-транспорт һәлакәтендә 52 кешенең гомере өзелгән, тагын 457 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз