Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән

Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 955 булды.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше — дүрт хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус корбаны булган.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1923, 1952, 1953 һәм 1958 елда туган хатын-кызлар һәм 1935, 1943 һәм 1959 елда туган ир-атлар Covid-19 авыруыннан вафат.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 27 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 955 булды.