Чаллыда шартлау булган йортта яшәүчеләргә фатирларына керергә рөхсәт иттеләр

Торак йортның 11 подъездында тикшерүчеләр эшли, 10 һәм 12 подъездларда инструменталь техник тикшерү бара.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда шартлау булган йортның 10 һәм 12 подъездларында яшәүчеләрне бүген кирәк-яракларын алу өчен фатирларына керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чаллы мэры матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

Торак йортның 11 подъездында әлегә тикшерүчеләр эшли. 10нчы һәм 12нче подъездларда инструменталь техник тикшерү бара.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыда йорт шартлаганда зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен счет ачылуын хәбәр иткән иде.