news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада драматург, журналист һәм җырлар авторы Зөһрә Фәйзуллина вафат

Зөһрә Фәйзуллина балалар һәм олылар өчен төрле жанрларда яза.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Уфада 74 яшендә шагыйрә, драматург, журналист, үзешчән композитор Зөһрә Фәйзуллина вафат. Хезмәттәшләре хәбәр итүләренчә, язучы хастаханәдә вируслы пневмониядән дәваланган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фәйзуллина Зөһрә 1946 елның 29 июлендә Әбзәлил районы Казмаш авылында туа.

1996 елдан 2001 елга кадәр «Атайсал» төбәкара газетасының баш мөхәррире була. 2005 елдан 2012 елга кадәр Сибай башкорт «Чулпан» балалар театрының әдәби бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Балалар һәм олылар өчен төрле жанрларда яза. Ул Башкортстан Язучылар берлеге, Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган укытучысы.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100