news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган

Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.

(Чаллы, 27 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Фаҗига кичә көндез булган. Малай, аңын югалтып, уку йорты коймасы янында җиргә егылган. Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.

«Үсмер соңгы көннәрдә кәефе начар булуын әйткән. Ул башы бик каты авыртуга зарланып медицина кабинетына мөрәҗәгать иткән, аның кан басымы уйнаган. Үлемнең сәбәбе суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң ачыкланачак», - дип хәбәр итте чыганак.

news_right_1
news_right_2
news_bot