Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешкән һәлакәттә пассажир имгәнгән

Автобуста 19 пассажир булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешкән һәлакәттә пассажир кулын сындырган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Кичә 11.00 сәгать тирәсендә Лаеш районының Казан-Атабай юлының 25 километрында автобус белән җиңел машина бәрелешкән.

Казаннан Тетеевага хәрәкәт иткән автобуста 19 пассажир булган. Бер пассажирның кулы сынган.