news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура «Туган тел»не җырлаган студентларны җаваплылыкка тарту хәбәрен кире какты

Студентлар административ җаваплылыкка тартылмаган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы «Туган тел»не җырлаган Казан федераль (Идел буе) университеты студентларын җаваплылыкка тарту турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Төрле мессенджерларда Казан федераль (Идел буе) университеты студентлары җыелып, университет бинасы каршында татар телендә «Туган тел»не җырлаганнан соң, имеш, прокуратура аларны килешенмәгән митинг өчен җаваплылыкка тарткан дигән мәгълүмат таралды.

«Республика прокуратурасы органнарына әлеге очрак буенча материаллар килмәгән. Студентлардан беркем дә административ җаваплылыкка тартылмаган», – дип белдерде Руслан Галиев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot