Әлмәт предприятиесендә бер кеше зыян күргән

Нәтиҗәдә, зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

(Әлмәт, 27 октябр, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Миңлебай авылында транспорт катнашында гадәттән тыш хәл күзәтелгән, дип яза җирле басма.

25 отябрьдә 10 сәгать 15 минутта “НКТ-Сервис” предприятиесенең Әлмәт цехы территориясендә "КамАЗ" машинасы белән идарә итүче 55 яшьлек ир чыгу алдыннан транспортның техник торышын тикшермәгән. Хәрәкәт вакытында сул як тәгәрмәчнең урта бер күчәреннән киселешле формада ясалган боҗралар чыгып очкан һәм якында торучы кешегә эләккән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче хастаханәгә озатылган.