news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Осланда йөк машинасы ауган, йөртүче кабинада кысылып калган

Юл-транспорт һәлакәте кичә 13.00 сәгатьтән соң булган.

Югары Осланда йөк машинасы ауган, йөртүче кабинада кысылып калган
социаль челтәрләр

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Югары Осланда йөк машинасы ауган, йөртүче кабинада кысылып калган. Бу турыда социаль челтәр кулланучылары хәбәр итте.

«КАМАЗ» йөртүчесе паром кичүенә хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте шаһиты социаль челтәрдә язганча, йөк машинасы тормозга басып үрдән төшкән.

«Кинәт төтен чыкты һәм ул тизлек җыя башлады. Суга төшеп китәчәген аңлап, балык кибете ягына борылмакчы булды ахры, әмма ауды. Йөртүче кабинада кысылып калды», — дип сөйләде шаһит.

Мәгълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында расладылар. Һәлакәт кичә 13.00 сәгатьтән соң Чехов урамындагы 6нчы йорт каршында булган. «КАМАЗ» Казан-Ульяновск автоюлыннан хәрәкәт иткән.

«27 яшьлек йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлек сайламаган, транспорт чарасы белән идарә итү кагыйдәләрен бозган, идарә итә алмаган һәм юлга ауган», — дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Йөртүче иминлек каешын эләктергән һәм бәрелеп имгәнгән. Табиблар аны Казанның 7нче хастаханәсенә китергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100