news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән

Воронино авылында янган йортны һәм мунчаны соң күреп алганнар, шуңа күрә тулысынча янып беткән.

Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән. Алар мунча мичен карамаган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Воронино авылында шәхси йорт януы турындагы хәбәр 21.00 сәгатьтән соң килгән. Янгынны соң күргәннәр, янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт һәм аның янәшәсендәге мунча тулысынча янып беткән. Моннан тыш, янгын күрше йортка күчү куркынычы булган.

Янгын сүндерүчеләрне каршы алучылар мунчада кеше булырга мөмкинлеген әйткән.

«Мунчаны тикшергәндә 49 яшьлек һәм 46 яшьлек ир-атларның каты янган мәетләре табылган. Табибларга 21 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән, ул янган мунчадан чыгып өлгергән дип фаразлана», — дип сөйләделәр агентлыкка «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мунча миченә дөрес якмау аркасында чыккан. Янгын мунчадан йортка күчкән.

Янгынны сүндергәннәр, әмма йорт һәм мунча тулысынча янып беткән. Зыян күләмен исәплиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100