Башкортстандагы хәрби бүлектә чираттагы фаҗига

Уфа яны хәрби бүлегендәге фаҗигадә уллары үлгән ата-аналар гаделлек юллый

(Уфа, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа яны хәрби бүлегендәге фаҗигадә уллары үлгән ата-аналар гаделлек юллый. Балаларының үлемендә хәрби җитәкчеләрнең гаепле булуына шикләнми алар.
Уфа янындагы Бекет авылы тирәсендә урнашкан 6795 нче санлы хәрби бүлектә булган фаҗига бар республика халкын тетрәндерде. Биредә ике солдат һәлак булды һәм берсе каты яраланды, имгәнүләр алды. 15 сентябрьгә каршы төндә үк булган коточкыч хәл хакында берничә көн элек кенә мәгълүм булды. Хәрби җитәкчеләр үз бүлекләрендә булган гадәттән тыш хәлне читкә чыгармаска тырышкан.
6795 нче санлы хәрби бүлек Эчке эшләр министрлыгына карый. Анда Эчке гаскәрләрнең махсус тәгаенләнеш көчләре хезмәт үтә. 15 сентябрьгә каршы төндә биредә сержантлар яшь солдатларны бронежилетлар киендереп күнекмәләргә алып чыгып китә. Ни өчендер, машиналар йөри торган юлдан йөгертәләр хәрби егетләрне. Шул чакта юлдан “Мицубиси” маркалы җиңел машина килеп чыга һәм солдатлар төркемен бәрдертә. Иң гаҗәбе шул – машинага шушы солдатлар хезмәт иткән хәрби бүлек офицеры Александр Богушевич идарә иткән була.
Машина астында калган ике солдат - 19 яшьлек Радик Ишдәүләтов белән 20 яшьлек Павел Горин шунда ук һәлак була. Өченче солдат 20 яшьлек Дмитрий Козлов, каты яраланып, хастаханәгә китерелә. Хәрби җитәкчеләр юлда булган шушы фаҗига турында гади бер очраклылык дип расларга тырышса, нәкъ менә Дмитрий Козлов дөреслекне сөйли. Хастаханәдә яткан башка чирлеләр әйтүенчә, хәрби бүлектән килгән офицерлар Козловка фаҗига турында “кирәгенчә генә” сөйләргә кушып, каты кисәтеп киткән.
Һәлак булган солдатларның ата-аналары хәзерге көндә бу хәлләрне ныклы тикшерү һәм гаделлеккә ирешү өчен, адвокатлар яллаган. Адвокатлар фикеренчә, 15 сентябрь фаҗигасендә солдатларны төн уртасында алып чыгып киткән сержантлар гаепле. Алар исерек булган һәм яшь солдатларны Русия армиясендә киң таралган “бабайчылык” алымы белән “тәрбияләргә” уйлаган. Һәлак булган егетләрнең берсе Радик Ишдәүләтовның әти-әнисе Мәләвез районындагы Троицкий авылында яши. Солдатның әнисе Зөлфия ханым да улының үлемендә хәрбиләр гаепле, дип исәпли.
“Без бу хәлләрне ныклы тикшертәчәкбез һәм хәрбиләргә җәза бирелүенә ирешәчәкбез. Башкаларга да сабак булсын өчен дә эшлибез моны”, - ди Зөлфия Ишдәүләтова. Аның әйтүенчә, алар ире Наил әфәнде белән өч бала тәрбияләп үстергән. “Радик безнең бердәнбер улыбыз иде. Ике апасы да, без дә, бүгенге көндә аның үлеменә әле булса ышанасыбыз килми”, ди Зөлфия ханым.