news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда басуда эшләгәндә тракторга ут капкан

Ут электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында килеп чыккан.

Татарстанда басуда эшләгәндә тракторга ут капкан

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районындагы басуда эш вакытында трактор янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа Җөлби авылы янындагы кырда трактор януы турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә көндезге сәгать дүрттә килгән. Авыл хуҗалыгы техникасы электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында янган.

Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. Янгын турында хәбәр алынганнан соң ярты сәгать узгач утны тулысынча сүндергәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100